ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Аны шушы олы бәйрәме белән котларга дип Алабуга районы башкарма комитетыннан Рамил Марданов һәм Гүзәл Таҗиева килделәр.Якты теләкләр теләп алар Клавдия Александровнага чәчәкләр һәм җылы плед бүләк иттеләр.

ЗАГС бүлеге каршындагы мәйданда сугышчы-интернационалистларга  куелган һәйкәл янында уздырылган митингта, шәһәр, районның башка оешмалары белән беррәттән, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә актив катнашты.

19 февраль көнне Ютазы районында бәйрәм рәүшендә капиталь ремонттан соң бала табу йорты ачылды. Бу чарада Татарстан Президенты Р. Минниханов һәм сәламәтлек яклау Министры А.Вафин да катнашты.
Әлмәт муниципаль районында икенче тапкыр “Туй мәшәкате” дигән фотоконкурс уздырылды. Конкурсның нәтиҗәләре Яшьләр үзәгендә билгеле булды, аның төп катнашучылары 9 яшь матур пар иде.

Гаиләсендә  бәхетле булган кеше генә бәхетле була ул. Шушы гади генә сүзләргә кеше тормышышының мәгънәсе һәм асылы салынган.

Тәтеш районының Кызыл Тархан авылында  соклангыч гаиләләр бик  күп. Минкиннар һәм Измайловлар гаиләләре шундыйлардан.
19 февраль көнне Ютазы районында эш визиты белән Рөстәм Минниханов булып китте.Ул район сессиясендә катнашты һәм уңай бәя бирде.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Узган атнада Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яңартылган фотозалны тәкъдим итү тантанасы булып узды. Әлеге бәйрәм чарасына ГХАТ идарәсе ветераннары һәм залга яңа сулыш өргән компания әгъзалары чакырулы иде.

2015 елның 14 февралендә Балык Бистәсендә бер пар язылышты. Илшат һәм Гөлия законлы рәвештә никахларын теркәү өчен Изге Вәли көнен сайладылар. Шундый шатлыклы һэм җаваплы көнне аларны котларга туганнары, дуслары җыелыштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе – Миләүшә Зарипова, яшь гаиләгә иң изге теләкләр теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.

2015 елның 18 февраленда Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында үсеп килүче буынга 14 яшь тулу һәм Ватанны яклаучылар көне бәйрәме уңаеннан Рәсәй Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы үткәрелде.

Укучылар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гариза үрнәкләре белән таныштылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар. Никахларны теркәү залында ЗАГС бүлеге  җитәкчесе укучыларга ЗАГС системасының тарихы турында сөйләде,  норматив документлар һәм  ЗАГС тарафыннан күрсәтелә торган электрон хезмәтләр белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International