Туй мәшәкате

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районында икенче тапкыр “Туй мәшәкате” дигән фотоконкурс уздырылды. Конкурсның нәтиҗәләре Яшьләр үзәгендә билгеле булды, аның төп катнашучылары 9 яшь матур пар иде. Бу романтик конкурс төрле официаль, генераль һәм рәсми спонсорлар катнашында, ГХАТ идарәсе, яшьләр һәм спорт идарәсе, һәм төп оештыручы -  “Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе ярдәмендә үткәрелде.

Конкурсның төп бүләге – җиңүчеләр үзләре сайлаган купшы туй күлмәге өчен парларның виртуаль көрәше 1 айга якын сузылды. Ярыш 2 этапта – онлайн режимында һәм смс тавыш юллау белән барды. Катнашучыларның фотолары, лайклар, алар өчен җибәрелгән тавышлар, туганнарның һәм якыннарның комментарийлары проектны оештыручылар сайтында һәрдаим басылып чыкты.

Бу проектның матур итеп тәмамлануы белән барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне конкурсның спонсорлары, яшьләргә ярдәм итү үзәгенең җитәкчесе Гөлнара Аюпова, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Амирова ихлас котлап, аларга мәхәббәт, тигезлек, гаилә бәхете теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International