2015 елның 18 февраленда Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында үсеп килүче буынга 14 яшь тулу һәм Ватанны яклаучылар көне бәйрәме уңаеннан Рәсәй Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу көнне 6 мәктәп укучысы үзләренең тормышында иң беренче олылар документы – паспорт алдылар. Бу көнне аларны тәбрикләргә ати-эниләре һәм дуслары килде, чөнки бу тантана горурлык өчен сәбәп. Гимн музыкасы, алкышлар һәм тантананың бәйрәм атмосферасы яшь үсмерләрдә гражданлык җаваплылыгы үсүен һәм үз Ватанына карата горурлыкны тагын да көчәйттеләр.
Тәбрикләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы УФМС бүлеге җитәкчесе урынбасары Камалова Миләүшә чыгыш ясады. Яшь үсмерләргә паспортларны Татарстан Республикасы пожарга каршы федераль службасының 8 отряд җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр подполковнигы Суржко Татьяна тапшырды. Мероприятиядә шулай ук элек Украина гражданы булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Чибирев Сергей Иван улына да Рәсәй гражданы паспорты тапшырылды.