Түбән Кама ГХАТ идарәсендә яңартылган фотозалны тәкъдим итү тантанасы булып узды

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Узган атнада Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яңартылган фотозалны тәкъдим итү тантанасы булып узды. Әлеге бәйрәм чарасына ГХАТ идарәсе ветераннары һәм залга яңа сулыш өргән компания әгъзалары чакырулы иде. Фотога төшү өчен тәгаенләнгән әлеге зал соңгы 20 ел дәвамында бер генә үзгәреш тә кичермичә, үзенең инде мораль яктан шактый искергән диварлары белән күп кенә кунакларда ризасызлык уята килде. Һәм менә, ниһаять, «АВЛ» компаниясе һәм «Джотто» дизайн һәм декор студиясе  тарафыннан зал тулысынча яңартылды. Хәзер бирегә килеп кергән һәркем үзен  романтик бакчадагы искиткеч ротондадагы кебек хис итә.  Әлеге гүзәллекнең авторы рәссам Марат Нуруллин.  Буяулары бер тондарак булып, билгеле бер сәнгать  стиленда бизәлгән диварлар кунакларда үзенә күрә бер соклану уята, тантаналылыкны  тагын да арттыра  төшә. Әлеге залны тәкъдим итү тантанасы кысаларында Дмитрий Патрушов белән Евгения Канаеваның ярәшү йоласы булып узды. Моннан тыш яшьләр тимерче оста Павел белән бергәләп үзләренең  булачак гаиләләре тәнкәсен дә коюда катнаштылар. Диана Карпова башкаруында яңгыраган “Джаз” җыры бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Алга таба әлеге яңартылган залда кече тантаналар үткәрелер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International