Аны шушы олы бәйрәме белән котларга дип Алабуга районы башкарма комитетыннан Рамил Марданов һәм Гүзәл Таҗиева килделәр.Якты теләкләр теләп алар Клавдия Александровнага чәчәкләр һәм җылы плед бүләк иттеләр.
Клавдия Александровна сугыш елларында колхозда эшли, соңыннан бухгалтер булырга укыгач яңа профессия үзләштерә башлый. Кияүгә ул нәкъ сугыш елында чыга, Бөек Ватан сугышы көрәшчесе – Николай Филфановичка. Алабугага Спиридоновлар гаиләсе 1960 еллардан соң күчеп киләләр. Монда да Клавдия Александровна бухгалтер һөнәрен дәвам итеп НГДУда эшли.1980 елда пенсиягә чыгуына карамастан, 70 яшенә кадәр ул ит комбинатында сакчы булып эшли.