2015 елның 14 февралендә Балык Бистәсендә бер пар язылышты. Илшат һәм Гөлия законлы рәвештә никахларын теркәү өчен Изге Вәли көнен сайладылар. Шундый шатлыклы һэм җаваплы көнне аларны котларга туганнары, дуслары җыелыштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе – Миләүшә Зарипова, яшь гаиләгә иң изге теләкләр теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.