Фәттаховлар һәркем сокланырлык үрнәк гаилә. Наил абый гаиләнең терәге булса, Фирдәүсә апа зирәк, чибәр, кунакчыл, изге күңелле, балаларына, онык-оныкчыкларына җанын да бүлеп бирергә әзер хатын-кыз.
20 февраль көнне 2015 Тантаналар сараенда әшләүче ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләү узды. Залда котлау сүзләре, матур җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Буа районы ГХАТ бүлегендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Тантанага килгән бәхетле әти-әниләрне сабыйлары туу белән белән котлап, иң изге теләкләр һәм котлау сүзләре әйтелде.
17 нче февраль 2015 көнне Түбән Ушмы авылында яшәүче тыл ветераны Вәлиева Асылбикә Сәләхетдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны котларга балалары, оныклары җыелды. Шулай ук юбилярга Түбән Ушмы авыл җирлеге башлыгы Наиль Салих улы Фатыхов , ветераннар Советы рәисе Рифкать Абрам улы Галиев һәм башкарма комитет сәркатибе Лилия Хәсән кызы Зиганшина үзләренен җылы котлауларын җиткерделәр.
Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. эш планы белән таныштырды һәм авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады. Шулай ук 2015 елда үткәреләчәк чаралар белен таныштырды.