Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең Кече коллегия утырышы

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
2015 нче елның 19 февралендә  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге Кече коллегиясенең 7 нче  утырышы узды. Утырышта Зәй муниципаль районында гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлекнең 2014 елдагы нәтиҗәләре һәм 2015 нче елга планнар каралды. Утырышны Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов алып барды. Утырышта шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, хакимиятнең җаваплы эшчеләре, территориаль хезмәтләр бүлекләре җитәкчеләре катнашты.  ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина чыгышында райондагы демография саннарына анализ, үткән елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2015 нче елга планнар расланды. Авыл җирлекләрендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлек барышы турында Кадер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Барсукова сөйләде. Кече коллегия утырышы нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде.        
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International