Сарман авылында яшәүче Вәлишиннар гаиләсендә икеләтә бәйрәм

2015 елның 20 феврале, җомга

Гаилә башлыгы Илсөяр абый  1940 елның 20 февралендә Сарман авылында туа. Ул барлык  хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлый. Башкарган нәтиҗәле эшләре өчен аңа бик күп район, республика  бүләкләре тапшырыла. Тормыш иптәше Клара апа хезмәт юлын  балаларны тәрбияләү һәм белем бирүгә багышлый. Алар ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә  онык һәм оныкчык  куанычы белән яшиләр.  Ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында  актив  катнашалар.  Һәркайда, һәрвакыт бергә алар. Табигатькә гашыйклар. Һәр ел фасылын якын күрәләр. Бигрәк тә үзләрен кавыштырган ак карлы кышларны яраталар.

Быелгы февраль ае  аларга аеруча якын, кадерле. Илсөяр абый белән Клара апа бергә гомер итүләренең алтын туйларын һәм Илсөяр абыйның 75 яшен каршылыйлар.

Юбилейлары уңаеннан аларны котларга район җитәкчеләре, туганнары, кунаклар җыелды. Аларга парлы юллар, бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек,  балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International