Баулы районының яшь гражданнары

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Баулы ГХАТ  бүлегендә  районның 16  яшь егет һәм кызына  тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Баулы район Советы аппарат җитәкчесе Ринат Хамидулин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде.  Ветеран  Анвард Фатых улы Галиакберов  яшьләргә Бөек Ватан сугышы турында сөйләде.  Паспорт белән бергә укучыларга сувенирлар тапшырылды. Тантаналы чарада  УФМС бүлеге  хезмәткәре Н.Салимгараева, яшь гражданнарның әти-әниләре дә  катнашты.

Тахавиева Альбина башкаруындагы “Торналар” җыры  сугыштан әйләнеп кайтмаган солдатларга дан булып яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International