Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада районның 10 Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилей медальләре белән бүләкләнде. Җиңүнең 70-еллыгына багышланган бүләкләрне район башлыгы Равиль Кузюров тапшырды, шунда ук 100гә якын сугышчы-әфганчы да РФ Саклану министрлыгының медальләре бүләкләренә лаек булды.
21 һәм 23 февраль көннәрендә Саба районы Лесхоз бистәсендә оешма-предприятиеләр бюджет учреждениеләре физкультура коллективлары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Стартка 400 дән артык чаңгычы басты. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды һәм алар акчалата бүләкләнделәр.
2015 нче елның 20 февралендә Алексеевск районында “Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона конкурсы булып узды. Бәйгедә 8 районнан 29 номинант чыгыш ясады. Жюри бәйгегә йомгак ясады һәм катнашучыларга киләчәк тормышларында уңышлар теләде.
20 нче февраль Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар тапшыру оештырылды.
21 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашып, аларга “1941-1945 еллардагы Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырачак. Әлеге тантанада безнең районнан тыл ветераны, Урта Саба авылында яшәүче Вакыйф Ибраһимов катнашты.
2015 елның 20 февралендә Алексеевск муниципаль районында район пенсия фондының еллык йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде. Бу чарада ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева катнашты һәм чыгыш ясады.
Олег Альберт улы белән Ольга Иван кызы Александровлар чирек гасыр кулга-кул тотынып гомер юлын үтәләр. Алар ике бала тәрбияләп үстереп, бүген бер оныкларына куанып яшиләр.