20 нче февраль Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар тапшыру оештырылды.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары А.А.Никоноров, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 6 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм Олы Тархан авылыннан Навил Хабибуллинга, Нармонка авылыннан Марат Фаизовка уллары туганлыкка туу турындагы таныклыклар тапшырды.
Өстәмә офис “Автоградбанк” җитәкчесе И.В.Гавчева һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Н.Г.Рыжова әти-әниләрне әлеге банклар аша, ана капиталы ярдәмендә, ипотека вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.
Районда ел башыннан бирле 34 сабый туган.