Олег Альберт улы белән Ольга Иван кызы Александровлар чирек гасыр кулга-кул тотынып гомер юлын үтәләр. Алар ике бала тәрбияләп үстереп, бүген бер оныкларына куанып яшиләр.
Тантаналы бәйрәмдә юбилярлар танышуларының дулкынландыргыч мизгелләрен кабат күңелләрендә яңарттылар. Алар “Казан” гаилә үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар һәм әти-әниләре, балалары һәм күпсанлы кунаклардан көмеш туй уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.