Мәхәббәт могҗизалар ясый дип юкка гына әйтмиләр

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

Шушы олы хис Һәркемне яңа тормыш бусагасына алып килә. Гомәровлар гаиләсе дә моның ачык мисалы булып тора. Яшьлек дәрте ташып торган Рөстәм белән Рамилә дә 1973 елның көзендә танышалар. Рамилә Чистайдан Казанга педагогия институтына укырга дип килә һәм Восстания урамындагы йортларның берсенә урнаша. Күрше йортта гына яшь, чибәр, бик тә чая Рөстәм яши. Бер шимбә кичендә Рөстәм урамда зур сумка күтәреп кайтып килгән сылу кыз Рамиләне күреп ала һәм бер күрүдә гашыйк була. Егет ярдәм кулы суза, кыз каршы килми. Шулай итеп ике арада мәхәббәт уты кабына. 1975 елның 21 нче февралендә гөрләтеп туй ясыйлар яшьләр.

Рөстәм Миннехан улы гомер буе кранда эшләсә, Рамилә Рәшит кызы хезмәт юлын укытучылык һөнәренә багышлый. Гомәровларның мәхәббәт җимешләре Аида белән Римма да тормышта үз урыннарын табып гайлә корып яшиләр. Бүгенге көндә кызлары бүләк иткән өч оныкларына куанып Гомәровлар бәхетле гомер кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International