Югары Ослан муниципаль районында юбилялар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2015 елның 21 феврале, шимбә

19 февраль көне  Югары Ослан муниципаль  районы Яр буе Моркваш авыл җирлегендә  Филиповлар  гаиләсе  Михаил улы  Геннадий  һәм  Андрей  кызы Аннаның  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр.Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, дүрт оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

50 ел  бергә гомер иткән  Филиповлар гаиләсен ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә  Яр буе Моркваш авыл җирлеге башлыгы Ильнур Гаязов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International