Фәттаховлар һәркем сокланырлык үрнәк гаилә. Наил абый гаиләнең терәге булса, Фирдәүсә апа зирәк, чибәр, кунакчыл, изге күңелле, балаларына, онык-оныкчыкларына җанын да бүлеп бирергә әзер хатын-кыз.
Юбилярларның гомер башы, ярты гасыр элек, алтмышынчы елларга барып тоташа. Берүк республикада туып-үссәләр дә, очрашу мизгеле аларны тагын да еракта, меңнәрчә чакрым арадагы Казахстан якларында көткән.
1965 елның гыйнварында танышалар яшьләр. Туган җиреннән читтә, чибәр, өстәвенә якташ, сөйкемле, татар кызына бер күрүдә гашыйк була Наил абый. Һәм өйләнергә дигән ныклы карарга килә. 1965 елның 21 февралендә көнне гөрләтеп туй ясый яшьләр. Фәттаховлар гаиләсенә нигез әнә шулай салына.
Наил абый белән Фирдәүсә апа балалары, онык-оныкчыклары белән бай гаилә. Ике бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Оныклары,оныкчыклары да дәү әти һәм дәү әни өчен өзелеп торалар. Алдагы көннәрдә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын аларга!