Гаиләсендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була ул. Шушы гади генә сүзләргә кеше тормышышының мәгънәсе һәм асылы салынган.
Тәтеш районының Кызыл Тархан авылында соклангыч гаиләләр бик күп. Минкиннар һәм Измайловлар гаиләләре шундыйлардан. Февраль аенда әлеге гаиләләр бергәләп пар канат булып яшәүләренең 50 һәм 55 еллыкларын билгеләп үттеләр. Бу, бер-берсен хөрмәт итеп мәхәббәттә яшәүләренең, җылылык һәм эчкерсезлекнең ачык мисалы булып тора.Жуково авылы җирлеге җитәкчелеге инициативасы белән әлеге күңелле бәйрәмнәре белән котларга юбилярларның йортларына Жуково авылы җирлеге Башлыгы А.В.Тегулев, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова, “Авангард”газетасының баш мөхәррире Л.М.Путятинская килделәр. Алар юбилярларга, туган авылларына тырышып хезмәт итүләре өчен, үзләренең рәхмәтләрен Һәм ихтирамнарын белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, якын кешеләренең ярдәмен һәм игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Кызыл Тархан авылы клубы эшчесе Роза Горохова инициативасы белән гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтү Кызыл Тарханда традициягә әйләнеп бара. Ул бер генә гаиләне дә ихътибарсыз калдырмый. Менә бүген дә Минкиннар гаиләсе йортында кечкенә генә булса да балалар ярдәме белән концерт оештырган. Йортларында матур җырлар яңгыраганы һәм җылы котлаулар өчен юбилярлар бик шатландылар.Районыбыз Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлау открыткасы да аларның йортында лаеклы урынын табар.Әлеге котлауны юбилярларга ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова тапшырды. Юбилейларыгыз котлы булсын!