Яр Чаллы шәһәрендә 1000 нче бала туды

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

2015 елның 16нчы февралендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 1 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Денис Юрий улы Паймухин – 13 февраль көнендә 2-нче шәһәр кастаханәсендә дөнья күрде.

Денис исеме борынгы грек “Дионисиос” исеменнән барлыкка килде. Ул “көчле”, “җиңеп чыгучы”, “тормыш сөючән” мәгънәсен аңлата.

Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International