Гашыйклар көне... шугалакта

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Тукай муниципаль районында гашыйклар көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Районның барлык яшь парлары Новый поселогының шугалагына җыелдылар. Хисләренең ныклыгын парлар тимераякка басып тикшерделәр. Ярышта катнашучылар күп төрле сынаулар узды. Бәйрәмдә шулай ук никахлары булмаган яшь парлар һәм инде берникадәр гаилә стажы булган парлар да катнашты. Җиңүче парларга супер призга үзләре теләгән көнгә никахларын теркәү өчен районның ГХАТ бүлегенә чакыру кәгъазе тапшырылды. Мәхәббәтнең еллар узган саен ныгуын гаиләле парлар исбат итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International