Шушындый мөһим вакыйга уңаеннан Олы Битаман урта мәктәбендә чын бәйрәм оештырдылар. Балалар сугыш, фронтовиклар һәм җиңү турында шигъри монтаж әзерләгәннәр. Тантананың төп кунагы – Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Дан ордены кавалеры Мансур Һидият улы Мөлеков. Район администрациясе исеменнән истәлекле китапны аңа районның ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов тапшырды.