Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында ана капиталы алуга сертификатлар тапшыру тантанасы

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында чираттагы ана капиталы алуга сертификатлар тапшыру чарасы уздырылды.  Бала туу – язмыш тарафыннан бирелгән  иң кадерле бүләк. Россиянең Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең төп белгече Э.Р.Манасыпова һәр гаиләне ишәюләре белән кайнар котладылар. Бәхетле җиде гаиләгә  ана капиталы алуга сертификатлар, чәчәкләр һәм балалар уенчыклары кибетеннән дисконт карталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International