2015 елның 14 февралендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Гатиннар Рафаэль Илдус улы һәм Рәйсә Фадим кызының тантаналы рәвештә 30 ел бергә гомер итүләре билгеләп үтелде. Традиция буенча алар почетлы актлар китабына кулларын куйды, юбилярларны энҗе туйлары белән ГХАТ идарәсе белгечләре котлады.