2015 елның 14 нче феврале шимбә көненә туры килде, шуңа күрә бу көндә башка елларга караганда Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе һәм аның бүлекләренә парлар күбрәк килде. Монда аларны бәйрәмчә рух һәм күңелле сюрпризлар көтә иде.
«Казан» Гаилә үзәгендә 69 пар, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсендә 12 пар, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы бүлегендә 28 пар, Киров районы бүлегендә 29 пар никахларын теркәде.
Бәйрәм көнне «Казан» Гаилә үзәгендә парларны Спортның су төре буенча 16 нчы дөньякүләм чемпионатының символлары – Алсу һәм Итиль каршы алды. Һәр пар бүләкләнде: «валентинкалар», бу онытылмас көннең фотолары белән магнитлар, тере зур курчаклар белән фотога төшү мөмкинлекләре һ.б.
Гаилә Үзәге территориясендә йөрәгенә ашыгыч рәвештә операция кирәк булган 9 яшьлек Сухарев Ярославка ярдәм итү уңаеннан хәйрия акциясе үтте. Казан шәһәре ГХАТ идарәсендә эшлүчеләр шул уңайдан оештырылган йөгерү буенча ярышта, хәйрия лотореясендә катнаштылар. Шоу-программаны карадылар, аның финалы булган «Ялкынлы шоу»ны карап сокландылар.
Казан шәһәре ГХАТ идарәресенең Идел буе һәм Киров районнары бүлекләрендә күптәнге традиция буенча яшь артистлар һәм музыкантлар чыгыш ясады. Бу көнне күңелле котлаулар көне буенча яңгырады.
Казан шәһәре ГХАТ идарәсенең Меридиан урамы, 4 нче йорттагы яңа бинасында да бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрде. Шәһәребездә яшәүчеләрне һәм Казан кунакларын тере зур курчаклар күңелле сюрпризлар белән каршы алды, котлау сүзләре һәм яхшы теләкләр теләде.