13 нче февральда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Альбина Шавалеева Яшел Үзән шәһәренә визит ясады. Килү максаты – Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә урнашкан ГХАТ бүлеге оешмасының эшләү шартлары белән танышу.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе “Ел хатын-кызы. Ир-ат елы: хатын-кыз карашы” республика конкурсында жюри әгъзасы булып катнашты. Быел әлеге конкурс уналтынчы тапкыр уза. Конкурста тугыз район катнаша, алар унбер атауда иң гүзәл затларны барлык яктан күрсәтәчәкләр.
Яшел Үзән районыннан унбер кеше катнаша. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңү теләп калабыз!