Анда 50 ел бергә гомер кичергән Рәшит Харис улын һәм Сөембикә Кадыйр кызын алтын юбилейлары белән тәбрикләделәр.
Җылы котлау сүзләре белән балалары, оныклары һәм туганнары чыгыш ясадылар.
5 мартта Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда биш бәхетле әнигә “Ана капиталы” сертификаты тапшыру тантанасы булды.
6 мартта Кукмара районы Манзарас авылы мәдәният йортында Манзарас авыл җирлегендә гомер итүче ветераннарга – фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Чарага барлыгы 55 ветеран чакырылган иде, шуларның 15 генә килә алды, калганнарына медальләр өйләрендә тапшырылды.
Гүзәл бәйрәмебез якынлашкан көннәрдә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Җиңүнең 70 еллыгы” дигән медалләр тапшыру тантаналары башланып китте.