Балтач районында 6 март көнне хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан район мәдәният үзәгендә тантаналы чара уздырылды

2015 елның 6 марты, җомга

Бәйрәмне район  башкарма комитеты җитәкче урынбасары И.Ф.Гайнетдинов ачып җибәрде һәм «Женщина года» конкурсында катнашучы хатын-кызларны тәбрикләп узды. Пенсия фонды җитәкчесе Г.Р.Нотфуллин 10 әнигә ана капиталы сертификатларын җылы котлауларын юллап тапшырды. Чара матур музыкаль номерлар, җылы котлаулар белән үрелеп барды. ДЦ «Волонтер» «8 март белән» дип исемләнгән акция үткәрде, чарага килгән һәрбер кешегә матур теләкләр язылган открыткалар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International