8 Март - халыкара хатын кызлар көне алдынан Кайбыч районы тулаем бәйрэм атмосферасын күмелде

2015 елның 6 марты, җомга

Гүзәл бәйрәмебез якынлашкан көннәрдә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Җиңүнең 70 еллыгы” дигән медалләр тапшыру тантаналары башланып китте.

Нәкъ шундый чараларның берсе 5 март көнне район үзәгендә узды.

Чәй табыны янынына Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, һәм бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын билгеләп узучы гаилә парлары  җыелды.

Бу тантанадагы җылылыкны гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел: кунаклар бер-берсе белән кочаклашып күрешә, рәхәтләнеп сөйләшә, аларның яшьлек елларындагы җырлар яңгыраганда, сагышка уралалар, җылы сүздән , игътибардан күзләре яшьләнә. Алар адресына котлау, олылау сүзләре яңгырады. Соңыннан, район башлыга А.И. Рәхмәтуллин үзенең рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International