«Юбилей бриллиант белән балкый»

2015 елның 6 марты, җомга

8 нче март хатын-кызлар бәйрәм көне  алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “бриллиант” парлар - Николай Федор улы һәм Наталья Алексей кызы Лебедевлар гаиләсен гаилә бәйрәмнәре белән котладылар. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 60 еллык юбилейларын билгеләп утәләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Николай Федор улы Яшел Үзән шәһәренен шпал заводында йөкче булып, ә Наталья Алексей кызы исә 2 нче тегү фабрикасында хезмәт иткән кешеләр. Хезмәт стажлары  икесенә 80 ел. Гаилә хезмәт ветераны исеменә лаек. Лебедевлар гаиләсе ике кыз бала тәрбияләп устергән, 4 онык һәм 2 оныкчалары сөендерә. Өйләрендә һәрвакыт бер-беренә мәхәббәт һәм хөрмәт яши. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре җылы сүзләр белән рәхмәт хаты һәм баллы бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International