6 марта Баулы шәһәре Муса Җәлил мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә узды. Беловлар, Романовлар һәм Шакур гаиләләренә тантаналы рәвештә Ана капиталына сертификат тапшырылды. Беловлар гаиләсе район өчен юбилейлы 2000–нче Сетификатка ия булды.
2015 елның 6 мартында“Хатын-кызлар көне” алдыннан Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Пенсия фондында 10 яшь әниләргә сертификатлар бирелде. ГХАТ булеге җитәкчесе бар кунакларны котлап бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә багышлап балалар һәм эшчеләр ярдәмендә концерт оештырылды.
Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 5 нче мартта ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.