“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшыру

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру башланды. Республиканың төрле районнарыннан чакырылган ветераннар узган шимбәдә Казан Кремленең тантаналар залында истәлек бүләген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алдылар. Анда Буадан  Гариф ага Сафиуллин да чакырылды.  Ватан сугышы ордены иясе, “Хәрби казанышлары өчен”, “Сталинградны азат итү өчен”, “Җиңү өчен”,“ ике тапкыр “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән ветеран җылы очрашуга зур теләк белән барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International