Мероприятиядә Казан шәһәре Совет районының пенсия фонды вәкиле Роза Җәүдәт кызы Минапова катнашып, ана капиталын куллану узенчәлекләре турында сөйләде һәм бәйрәм белән котлады.
2015 елның 4 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә педагогия көллиятенең беренче курс укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты коллективы чын күңелдән үзенең коллегасын – Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең төп белгече Заһитова Раушания Шәрхем кызын тәбрикли!
Баулыда яшәүче Хезмәт ветераны Газиева Фәүзия Заһит кызына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Баулы районында эшлекле визит белән булган Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Шәйхразиев Васил Гаяз улы, район Башлыгы Гатиятуллин Рамил Хакимулла улы котладылар.
8 март бәйрәме алдыннан юбилей медалләре тапшырылды. Кунаклар арасында Шайдуллина Сауда Мухаметзян кызы булды. Ул 1932 елда туган. Иң авыр сугыш вакытында үскән. Тормыш иптәше Шайдуллин Саим Бадри улы – Бөек Ватан сугышында катнашкан, офицер булган. Укучылар матур концерт күрсәттеләр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе истәлекле бүләкләр тапшырды.