8 март бәйрәме алдыннан юбилей медалләре тапшырылды. Кунаклар арасында Шайдуллина Сауда Мухаметзян кызы булды. Ул 1932 елда туган. Иң авыр сугыш вакытында үскән. Тормыш иптәше Шайдуллин Саим Бадри улы – Бөек Ватан сугышында катнашкан, офицер булган. Укучылар матур концерт күрсәттеләр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе истәлекле бүләкләр тапшырды.