2015 елның 3 март көнендә Әлки районы Яңа Чаллы авылында гомер итүче Сабитова Сәбиха Мөхәммәтсафа кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен үткәрде. Сәбиха апа авыр тормыш юлы үткән һәм яшьләргә үрнәк булып тора. Шундый күркәм юбилее белән аны котларга дип Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Никошин, аның социаль эшләр буенча урынбасары М.А. Платонова, Иске Чаллы җирлеге башлыгы Ф.Б.Вафина килде. Сәбиха апага Россия Федерациясе Призеденты В.В. Путинның котлау хатын һәм Татарстан Президенты Р.Н.Миннихановның котлавын җиткерделәр. Район җитәкчеләре нык сәламәтлек һәм тагын озын гомер теләделәр.