Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты коллективы чын күңелдән үзенең коллегасын – Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең төп белгече Заһитова Раушания Шәрхем кызын тәбрикли!
Раушания Шәрхем кызы 17 елдан артык Зеленодол районы ГХАТ бүлегендә эшли. Югары профессиональ белеме, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Зеленодольск районы Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аны тәбрикләп грамотаны Башкарма комететы җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Ибрашева Лилия Рафаил кызы тапшырды. Чын күңелдән Раушания Шәрхем кызына нык саләмәтлек, гаилә бәхете һәм барлык эшләрендә уңышлар телибез!