Баулыда яшәүче Хезмәт ветераны Газиева Фәүзия Заһит кызына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Баулы районында эшлекле визит белән булган Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Шәйхразиев Васил Гаяз улы, район Башлыгы Гатиятуллин Рамил Хакимулла улы котладылар.
Фәүзия Заһит кызы Баулы бистәсе Советында хисапчы булып эшләп лаеклы ялга киткән. Бөек Ватан сугышы ветераны булган тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә тол калуына карамастан, юбиляр балалары оныклары, оныкчыклары кадер-хөрмәтендә яши.
Фәүзия апа “Ана Даны”, “Хезмәт ветераны” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Бүген шулар рәтендә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медале да урын алды.
Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.