4 март көне Югары Ослан муниципаль районы Мəйдан авыл җирлегендә Тиханов галиәсе Федор улы Виктор һәм Михаил кызы Нинаның 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Нəкъ менə 60 ел элек алар үзлəренең яшьлек туйларын үткəрəлəр.
Федор белəн Нина икесе дə тыл ветераннары.Федор үзенең хезмəт эшчəнлеген сушыш елларында 12 яшь тулгач башлый,аның хезмəт стажы 52 ел. Башта «Приволжский»совхозында тракторист булып ,соңыннан Мəйдан трактор паркында мɵдир булып эшли.Нина исə озак еллар Мəйдан ипи пешерү йортында ипи пешерүче булып эшли.
Алар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала. Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел. Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып үзләренең мәхәббәтләрен,гаилəлəрен саклап калалар, хəзерге вакытта яшь гаилəлəргə үрнəк булып бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп яши бирəлəр.
60 ел бергə яшəгəн Тихановлар гаилəсен ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Мəйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.