Алар 1964 елның 7 нче ноябрендә танышалар. Гашыйк булу тиз арада олы мәхәббәткә әверелә. 1965 елның 28 нче февралендә яшьләр туй көнен билгеләп үтәләр. Полкановларның иң зур байлыклары уллары Александр белән кызлары Галина. Бүгенге көндә алар бәхетле әби белән бабай булып оныклары Мария, Денис һәм Артемга сөенеп парлы гомер кичерәләр.
Актүбә бистәсенең башлыгы Роза Галеева “Хатын-кыз-Лидер” номинациясендә Һәм Актүбәдә яшәүче Светлана Иванова “Минем язмыш-минем һөнәрем” номинациясендә беренчелекне яуладылар. Алар Казанда узачак финалда катнашачаклар.
Алар инде 45 ел бергә. Владимир белән Алла 1968 елның 1 нче маенда демонстрациядә танышалар. Бу танышу тиз арада җитди мөнәсәбәткә әверелә һәм 1970 елның 27 нче февралендә гөрләтеп туй ясыйлар.
Медальне тапшырдылар: Саба район башлыгы урынбасыры Закирҗанов Расых Рәхимҗан улы, Шәмәрдән авыл җирлек башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы, Шәмәрдән ашлык кабул итү оешма директоры Валиев Фәнис Таһир улы. Чара авыл ашханәсендә узды. Барлыгы 130га якын ветеран килгән иде.
27 февраль көнне, Саба районы Шәмәрдән авыл китапханәсенә районыбызның күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", "Татарстан язучыларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге" һәм "Бәллүр каләм" иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде.
Алар - Эмир Казахан улы белән Надежда Поликарп кызы Сафиннар, Владимир Порфирий улы Һәм Рәйсә Федор кызы Михалишиннар, Мөгатәс Галимҗан улы белән Флүзә Хәниф кызы Шакирҗановлар. Юбилярларга Казан шәһәре Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Әлеге гаиләләр зур хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора.