27 февраль көнне, Саба районы Шәмәрдән авыл китапханәсенә районыбызның күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", "Татарстан язучыларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге" һәм "Бәллүр каләм" иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде.