Бүген “Казан” гаилә үзәгендә Константин Федор улы һәм Нурманий Касыйм кызы Полкановларның алтын туй тантанасы узды

2015 елның 28 феврале, шимбә

Алар 1964 елның 7 нче ноябрендә танышалар. Гашыйк булу тиз арада олы мәхәббәткә әверелә. 1965 елның 28 нче февралендә яшьләр туй көнен билгеләп үтәләр. Полкановларның иң зур байлыклары уллары Александр белән кызлары Галина. Бүгенге көндә алар бәхетле әби белән бабай булып оныклары Мария, Денис һәм Артемга сөенеп парлы гомер кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International