Бүген без “Казан” гаилә үзәгендә 25 ел элек язмышларын бергә бәйләгән парларны тәбрикләдек

2015 елның 28 феврале, шимбә

Алар Алексей Александр улы белән Ольга Юрий кызы Власовлар. Аларның мәхәббәт тарихы 1988 нче елда башлана. Ул вакытта Ольгага 16, ә Алексейга 21 яшь була. Яшьләр Ольгага 18 яшь тулу белән өйләнешергә булалар һәм туй көнен 1990 елның 23 нче февраленә билгелиләр. Бер елдан аларның өлкән кызлары Аня доньяга килә. Ә тагын 7 ел үткәч Ольга Алексейга икенче кызлары Аринаны бүләк итә. Бүгенге көндә Власовлар дәү әни белән дәү әти булып өч яшьлек оныклары Глебны тәрбияләргә булышалар. Бүген юбилярларның көмеш туе, алга таба да аларга күп юбилейларны каршы алырга язсын дип телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International