Поселокның алдынгы кешеләре белән бер рәттә Актүбәдә беренче булып туган баланы да котлап киттелләр. Нургалеева Эмилиянең ата-анасы поселок башлыгы Галеева Роза кулыннан туу турында таныклык Һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
26 февраль көне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Шәрәфетдиновлар 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шәмсетдин абый белән Гөлйөзем апа бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Өч улларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды белгечләре 2015 нче елның 26 февраль көнне ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 4 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән белән котлап, балаларын чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.
Әсгать Әхмәт улы иң элек Шәмәрдәндә булды, биредә чаңгы базасы, тернәкләндерү бүлеге, күз хирургиясе үзәге эшчәнлеге эше белән танышты. Тернәкләндерү бүлегендә ял итүче 24 сугыш һәм тыл ветеранына Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу истәлегенә чыгарылган юбилей медале тапшырды. Аннары район Советының чираттагы утырышы булып узды.