Утырышта Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе Камалытдинов Ю.З., Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты- Вәлиев Ф.В., Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының башкаручы секретаре А.Г.Барышев, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау буенча министрның беренче урынбасары-Осипов С.А., Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары- Титов Н.Л., һ.б. Татарстан Республикасының Президент аппаратының җаваплы эшчеләре, Әлки районының барлык организация һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Көн кадагы буенча “Әлки муниципаль районының 2014 елга социаль-экономик үсеше һәм 2015 елга бурычлар” соравы каралды. Шулай ук Түбән Кәчи авыл җирлеге секретаре Самаркина Зоя Константин кызына һәм Иске Камка авыл җирлеге секретаре Сәгыйрова Зәйтүнә Әдһәм кызына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Ф.Х.Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.