2015 елның 25 февраль көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең педагогик көллияте укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Әлеге медальне Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фаттахов хәм район Башлыгы Ф.М.Камаевлар тапшырды.
Бүген табын түрендә утырган Мария Ивановнаның яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә.
Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә җитәкчеләр спартакиадасы үтте. Ярышта хуҗалык, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре актив катнашты. Җитәкчеләр чаңгы ярышында, тимераякта шуу, волейбол, йөзү, кул көрәшендә үзләренең көчләрен сынадылар. Район ЗАГС бүлеге дә ярышның алгы сафында булды.