Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Солдатларга әни пирогы» акциясендә катнаштылар. “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый җәмгыяте тарафыннан ел саен оештырылып килә торган әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала. ГХАТ идарәсе дә ел саен район территориясендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итүче ир-егетләргә атап күчтәнәчләр әзерли. Узган елларны без аларга матур тартмаларга тутырылган баллы күчтәнәчләр илткән булсак, быел солдатларга төрле кайнатмалар илтеп бирдек. Әниләрнең назлы куллары җылысын саклаган, җәйге кояшның энергетикасын туплаган чия, кура җиләге, җир җиләгеннән кайнатылган ул кайнатмалар туган илгә изге бурычларын кайтаручы егетләр күңеленә хуш килер дип ышанып калабыз.