Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе яшь Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Яшь егетләрне Ватанны саклау көне белән котладылар һәм Ватанына лаеклы гражданы булырга теләделәр.

Тантана Ватанны саклау бәйрәменә  туры китерелде. Килгән егетләргә Россия гражданынының төп документы тапшырылды. Татарстан Республикасының Россияя ФМХИ Казан шәһәре Киров районы бүлегенең җитәкче урынбасары Ләйсән Хәкимуллина яшь гражданнарга паспорт белән Россия Федерациясенең Конституциясен таппшырды. Казан шәһәре Киров ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Светлана Липовая балаларга гаиләдәге гореф-гадәтләренең мөһимлеге турында сөйләде һәм аларга “Гаилә битләре” дигән белешмә китабын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International