Буа муниципаль районының Әлшәй авыл җирлеге җитәкчесе А.А. Емельянов һәм авыл активы “Бәрәкәт” туйларын билгеләп үтүче Гавриловлар гаиләсен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Буа районында бу гаиләнең иң күп гаилә стажы – алар бергә яшәүләренең 70-еллыгын каршыладылар. Семён Сергеевич һәм Анна Георгиевна авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!