Бүген табын түрендә утырган Мария Ивановнаның яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә.
Мария Смолинаның хезмәт юлы иртә башлана, алар фронт өчен бәрәңге киптереп озаталар. Колхозда техникада эшләргә ир-атлар калмагач, аларны тракторчыга укыталар. Яшь кызга комбайн да егәрләргә туры килә. Якташыбыз 1945 елның 9 маен Горький шәһәрендә каршылый. Ул торф чыгаруда да хезмәт куйган.
Мария Ивановна районда күпләргә таныш, ул йөзләгән сабыйга дөньяга килергә ярдәм итә. Элек больницада да бүгенге кебек уңайлыклар булмый шул. Бинаны мич ягып җылыталар, утынны да үзләренә әзерләргә туры килә.
Мария Смолина кызы Валентинага әти дә, әни дә була, ир-ат эшен дә башкара. Якташыбыз бүген ялгызы яши.
Юбилярны котларга хезмәттәшләре дә килгән иде. Ул аларның бүләкләренә дә, үзләренә дә бик шатланды.
Ә икенче юбилярыбыз – Татьяна Суворова гомере буе балаларга белем биргән.
Беренче хәреф танырга, санарга өйрәткән укытучыларын укучылары әле дә онытмый. Алар да Татьяна Семеновнаны юбилее белән тәбрик иткән. Ул укыткан бәләкәй кызлар һәм малайлар арасында аның эшен дәвам итүчеләр, врачлар, башка һөнәр ияләре дә бар. Татьяна Суворованы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә онытмаган. Укытучы мондый хөрмәткә бик лаек.