Түбән Кама ГХАТ идарәсендә һөнәри осталык бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Әлеге һөнәри осталык бәйгесе соңгы берничә ай буе дәвам итеп берничә этапта уздырылды. Иң элек белгечләрнең эшләре нинди хокукый базагы таянып башкарылганлыгы, әлеге белемнәрнең ни дәрәҗәдә икәнлеге тест рәвешендә тикшерелде. Алга таба белгечләрнең Web ЗАГС һәм АИС ЗАГС программаларында эшләү күнекмәләренә бәя бирелде. Бәйгенең иҗади этабында исә, белгечләр үзләренең балалары, гаилә әгъзалары белән чыгыш ясап, күңел ачып, бер-берсенең талантларына сокландылар. Нәтиҗәдә “Түбән Кама ГХАТ идарәсенең иң яхшы белгече” дигән дәрәҗәле исемгә баш белгеч Гүзәл Сәгыйтова белән мәгълүмати бүлек белгече Елена Плаксина лаек булдылар. калганнар исә икенче, өченче дәрәҗәдәге дипломнарны бүлештеләр. Барлык белгечләр дә, бәйгедә алган урыннарына карап, төрле күләмдәге акчалата премияләргә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International