Татлы, яңа табадан төшеп өлгергән кап-кайнар коймаклар белән сыйладылар узган шимбәдә никахларын теркәргә килгән яшь парларны Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә. Борынгы заманнардан килгән, бай тарихлы Май чабу бәйрәме ул символик рәвештә салкын кышны озатып, назлы ягымлы язны каршы алуның матур бер традициясе. Ел саен ГХАТ белгечләре бу бәйрәмне коймаклар пешереп, яшьләрне сыйлап, аларга матур теләкләр теләп үткәрә килделәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел Никахлашу йортының фойесында Май чабу бәйрәменең төп символы - зур йола курчагы да урнаштырылган иде. Никахлашырга килгән яшь парлар да, аларның кунаклары да бер-берсен рәхәтләнеп баллап-майлап коймаклар белән сыйлап кына калмадылар, ә хәтта зур курчак янында узыша-узыша фотога да төштеләр.