Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә җитәкчеләр спартакиадасы үтте.  Ярышта хуҗалык, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре актив катнашты. Җитәкчеләр чаңгы ярышында, тимераякта шуу, волейбол, йөзү, кул көрәшендә үзләренең көчләрен сынадылар. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International